Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән техникумы студентлары СПИДка каршы

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында район үзәк больницасы хезмәткәрләре Чирмешән аграр техникумы студентлары белән шушы темага сөйләштеләр.

СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы профилактика бүлеге мөдире Алсу Газыймова студентларга әлеге куркыныч чирне йоктыру юллары, тормышта килеп туган куркыныч хәлләр һәм профилактика чаралары турында сөйләде. Шунда ук 17 студент ВИЧка тест узды.

-ВИЧ-инфекция үз-үзеңне тоту рәвеше белән бәйле чир. Авыруны иртә стадияләрдә ачыклау, кешегә вакытында дәвалана башларга һәм актив, тулы канлы яшәү рәвешен сакларга мөмкинлек бирә, - диде Алсу Рифнур кызы. – ВИЧ-инфекция йоктыруның өч юлы бар: җенси, кан аша, анадан балага. Авыруның 85 проценты җенси юл белән йога.

Бүгенге көндә район үзәк больницасында 44 кеше диспансер исәптә тора. Авыру күп очракта 30-49 яшьлекләрдә ачыклана.

ВИЧ-инфекциянең симптомнары юк, шуның өчен ел саен тикшерү узу мөһим. Һәркем эпидемиягә каршы көрәш эшенә үз өлешен кертә ала.  Сәламәтлегеңә һәм үз-үзеңне тотышыңа җаваплы мөнәсәбәт формалаштырып, вакытында тикшеренү узып, үзеңне һәм якыннарыңны саклап калырга мөмкин.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне бөтендөнья кешеләрен ВИЧ белән яшәүче затларга ярдәм күрсәтү өчен берләштерә, бу көнне СПИД белән бәйле авырулардан үлгәннәрне искә алалар.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрүнең максаты - профилактикалау эшен көчәйтү, яңа очракларын булдырмау, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә карата тискәре карашны бетерү.

Зиля Минголова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев