Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән республика журналистларын җыйды

Чирмешән авылы бүген республика мәгълүмат чараларында эшләүче барлык каләм ияләрен бер мәйданга җыйды. Биредә, «Сабантуй» майданында, республика журналистларының зур бәйрәме - Сабантуй узды.

Сабан туеның тамашачысы да, ярышларда катнашучылары да – барысы да журналистлар иде. Иртәннән үк майдан шау-гөр килде. Кунакларны милли өйчекләрдә каршы алдылар, чирмешәнлеләргә генә хас булган зур суган пирогы белән  сыйладылар.

Котлау сүзе белән республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады, ул хезмәттәшләренә иҗади җиңүләр теләде. Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов кунакларга безнең мәйданчыкны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм журналистларны биредә күрү - зур хөрмәт икәнен ассызыклады.

Шулай ук кунакларны «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов сәламләде, алдынгы хезмәткәрләргә лаеклы бүләкләр тапшырды, мондый очрашулар һөнәри туганлыкны ныгыта, дип билгеләп үттеләр.

Район редакциясен 95 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы – 100 мең сумлык, “Татмедиа” агентлыгы 50 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләделәр.

Бәйрәмдә 52 редакциядән 500гә якын кеше катнашты. Бу хакта тулырак киләсе атна газетасыннан укыгыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев