Чирмешән районының “Кояшлы” лагеренда күбрәк бала ял итә алачак
Районның “Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда җәйге каникул чорында өч сменада 192 малай һәм кыз ял иткән. Киләчәктә биредә күбрәк бала каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрә алачак.
Биредә 120 урынга исәпләнгән җиде яңа корпус, ашханә һәм клуб төзергә планлыйлар.
- Бу объектны ТР Спорт министрлыгы аша программага кереп төзергә телибез. Төзелеш булачак җирләр теркәлгән, лагерь территориясен тагын өч гектарга арттырдык, хәзер ул алты гектар тәшкил итә, - ди лагерь директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. – Безнең хәзерге алты корпус 60 балага исәпләнгән.
Быел беренче сменада – 57, икенчесендә 59 бала 21әр көн ял иткән. Өченчесенә 18 көнгә 53 спортчы яшүсмер килгән, ә соңгы бер атналык – иҗади сменада 23 бала булган.
Төрле уку йортларында һөнәр үзләштерүче студентлар балаларның ялларын кызыклы итеп уздырганнар. Аларга районның төрле оешмалары ярдәмгә килгән. Янгын сүндерүчеләр һәр сменада ял итүче балаларны үзләренең эшләре белән таныштырган, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре хәрби-патриотик юнәлештә чаралар үткәргән, районның “Алдынгылар хәрәкәте” төркеме дә ял итүчеләргә күңелле чаралар оештырган. Әлмәт шәһәренең ял паркына экскурсия дә малайлар һәм кызлар күңелендә озак сакланыр. Балаларга бассейнга һәм музейларга сәяхәт бик ошаган, табигатькә сәяхәт тә алар өчен бик файдалы булган.
Сменалар башланганчы лагерьда байтак эшләр башкарылган: тротуарлар, ял мәйданчыклары шомартылган, спорт инвентарьләре, ашханәдә савыт-саба яңартылган. Балаларның ялларын куркынычсыз итү өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Мәктәпләр һәм Чирмешән аграр техникумы ашханәсе пешекчеләре тәмле ашлар белән сыйлаганнар, балаларны көнгә биш тапкыр ашатканнар.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев