Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында волонтерларның беренче форумы узды

“Орион” яшьләр үзәгендә “PRODобро” Чирмешән муниципаль районы волонтерларының беренче форумы узды. Әлеге чарада район мәктәпләренең актив укучылары катнашты.

-Районыбызда  волонтерлар хәрәкәте эшләп килсә дә, күпләр волонтер булып кайда теркәлергә, ничек итеп паспорт алырга икәнен һәм бу игелекле эшнең нинди “плюслар” барын белеп бетерми, - диде чараны алып баручы Альмир Жораев. – Беренче коймак төерле була дисәләр дә, без әле күп нәрсәләргә өйрәнербез.

Казаннан килгән кунагыбызның берсе - “ТР Иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге”нең территорияләр белән эшләү секторы мөдире Гүзәл Ганиева волонтерлыкны үстерү стандартлары турында аңлатты.

ТРда “Мәдәният волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина үзенең ничек итеп волонтерлык эшенә кереп китүе һәм нинди уңышларга ирешүе хакында сөйләгәнен дә укучылар кызыксынып тыңладылар. Аның халык алдында чыгыш ясау серләре хакындагы киңәшләре дә укучылар өчен бик файдалы булды.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча белгече Нәргизә Шакирова, мәйданчык оештырып, медиа каналларда гади һәм ачык итеп мәгълүматлар урнаштыру серләре белән уртаклашты.

Чыгышлардан соң укучылар командаларга бүленеп иҗади эш башкардылар: волонтерны ничек итеп күз алдына китерсәләр, шуны рәсемгә төшереп эшләрен презентацияләделәр. Чарада катнашкан һәр укучыга сертификат тапшырылды һәм волонтерлык паспортларында игелекле эшләре турында тагын бер язма өстәлде. Ә бу югары уку йортларына кергәндә абитуриентларга өстәмә баллар бирә.

Волонтерлар – җәмгыять яки аның аерым вәкилләре файдасына ирекле һәм түләүсез эшләүче кешеләр. «Волонтер» сүзе рус теленә француз теленнән кергән, ирекле сүзеннән килеп чыккан.

Шулай булгач, волонтер – үз көчен һәм вакытын бушлай сарыф итүче, ул мохтаҗ кешегә ярдәм күрсәтә яки ниндидер иҗтимагый файдалы эш башкара. Волонтерлык хәйриядән аерылып тора, ул шундый ук максатларга акчалата иганәләр кертүне күздә тота. Волонтер үз эшчәнлегенә шәхси акчаларын сарыф итә ала, әмма иң мөһиме – ул үз көчен куя.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев