Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында вакансияләр ярминкәсе узды

Район мәшгульлек үзәге оештырган вакансияләр ярминкәсендә 39 эш урыны тәкъдим иттеләр. Чарада катнашкан 91 эш эзләүченең унысы үзенә эш сайлады.

- Ике көн оештырылган вакансияләр ярминкәсендә районның ун оешмасы эш урыннары тәкъдим итте, - диде район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова. - “БИО-АГРО”, “Щит”, “КСП” җәмгыятьләре, район полиция бүлеге, МЧС, Чирмешән аграр техникумы, район хәрби комиссариаты, Чирмешән урман хуҗалыгы, “Багетный” кооперативы, “Андреевка” авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең кадрлар бүлекләре вәкилләре әлеге ярминкәдә чыгыш ясап, үзләрендәге эш урыннары һәм эш шартлары турында сөйләделәр, эш эзләүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Вакансияләр ярминкәсенең беренче көнендә район мәдәният йортында  65 эш эзләүче катнашты, алар арсында Чирмешән аграр техникумын быел тәмамлаячак студентлар да бар иде. Чараның икенче көнендә район  мәшгульлек үзәгенә тагын 26 якташыбыз килгән. Алар оешма вәкилләре белән кара-каршы очрашып сөйләшкәннәр. Аеруча, тракторчыларга, төрле эшләр башкаручыларга вакансияләр күп, икмәк пешерү кооперативына – ипи пешерүчеләр, район полиция бүлегенә дә хезмәткәрләр кирәк икән. Хәрби комиссариат егетләрне контракт буенча хезмәткә чакыра.

Район мәшгульлек үзәгендә 35 эшсез исәптә тора, шул ук вакытта, 74 эш урыны да тәкъдим итәләр.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев