Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзсалым буенча халык җыеннары башланды

Авылларда 2025 елга үзсалым җыю һәм ул акчаларны нинди максатларда куллануга кагылышлы халык җыеннары башланып китте.

Шундый очрашу беренчеләрдән булып Иске Үтәмеш авыл җирлегендә узган.

-Былтыр үзсалымны кеше башыннан 600 сумнан җыйган булсак, быел халык белән 500 сумнан дип килештек, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Зур төзелеш, ремонт планламадык, шуңа әлеге акчалар җитәр дип уйлыйбыз.

Финанслар җирлеккә керүче Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Иске Сережкино авылларында кышын урам юлларын кардан чистарту, җәен чүп үләннәрен чабу, трактор чыгымнарын каплауга, урам яктырткычларын карап торуга тоту планлаштырыла. Торак пунктлардагы чишмәләрне ремонтлау, материаллар сатып алу, тәртипкә китерүгә дә шул акчалар кулланылачак. Халык акчалары авыллар халкын эчә торган су белән тәэмин итү, су башняларын экплуатацияләү чыгымнарына тотылачак.

Быел исә әлеге җирлектә үзсалым акчаларына Иске Сережкино авылындагы чишмә тәртипкә китерелгән, зират коймасы яңартып тотылган, Урманасты Үтәмештә су башнясы яңартылган. Иске Үтәмеш авылындагы зират та зурайтып тотылган, анда яңа капка да урнаштырылган. Ә Югары Чегодай авылында грант акчасына балалар мәйданчыгы куйганнар, биредә үзсалым акчаларына сатып алынган өстәмә элеменлар да шушы көннәрдә урын алачак.

-2024 елда халыктан җыелган суммага республика 2,2 коэффициенты буенча  өстәмә акча биргән иде, 2025 елда да ярдәм шундый нисбәттә планлаштырыла. Киләсе ел үзсалымы 1 гыйнвардан җыела башлый, аның 1 апрельгә кадәр җыелганына республика булышлыгы шул елда ук кайта, - диде район Советы аппараты җитәкчесе Марат Әһлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев