Чирмешән районында үзара салымның 66 проценты җыелган
Районда гражданнарга үзара салым программасы кысаларында акча җыю кампаниясе дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 апреленә кадәр җыелырга тиешле гомуми сумма 9 742 600 сум тәшкил итә. Акчалар 9 719 түләүчедән җыелырга тиеш.
Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район халкыннан 6 407 500 сум үзсалым җыелган инде. Бу тиешленең 66 процентын тәшкил итә.
Кайбер авыл җирлекләрендә бу эш яхшы оештырылган. Аларның бишесе, территорияләрне үстерү өчен мөһим булган әлеге кампанияне вакытыннан алда тәмамлап, акча җыю планын тулысынча үтәде дә. Шул ук вакытта 13 авыл җирлегендә әлеге эш дәвам итә. Анда җыемнар күләме каядыр 40, каядыр 89 процент. Иң зур эшне Чирмешән авыл җирлегендә башкарасы бар, анда тагын 2121 кеше үз взносларын кертергә тиеш.
Район хакимияте халыкка үзара салым акчаларын вакытында түләүнең мөһимлеген искәртә. Гражданнар җыеннарында кабул ителгән беркетмәләр нигезендә, түләмәүчеләргә карата мәҗбүри түләтү чаралары кулланылачак.
Билгеләнгән вакытка (2026 елның 1 апреле) кадәр акча күчермәүчеләргә карата чаралар күреләчәк.
1. Бурыч суд тәртибендә түләтеләчәк.
2. Бурычлыларга барлык суд чыгымнарын һәм почта чыгымнарын компенсацияләргә туры киләчәк.
3. Иң мөһиме - взносны түләмәү финанслашу программасының өзелүенә китерә. Республика бюджетыннан җирлек ихтыяҗларына алынып бетмәгән сумма түләмәүчедән дүрт мәртәбә арттырыт түләтеләчәк.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев