Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында малайлар күбрәк туа

Сентябрь аенда район ЗАГС бүлеге алты балага туу турында таныклыклар тапшырган.

Аларның дүртесе – малай, икесе – кыз. Сабыйларга Мөхәммәт, Ибраһим, Илсур, Ярослав, Румия, Виктория исемнәре кушканнар. Араларында өченче, дүртенче сабыйлар да бар. Ел башыннан районда 46 бала туган (24 – малай һәм 22 – кыз). Үткән елның бу чорында – 39.

Гаилә коручылар саны кимегән

Көзнең беренче аенда районда биш яңа гаилә барлыкка килгән. Район ЗАГС бүлеге ел башыннан 38 парның никахларын теркәгән. 2022 елның тугыз анда 51 пар кавышкан булган.

Октябрь аенда өч пар туй итәргә планлый, ноябрь аена да ике  гариза кергән.

Кавышучыларның яртысы диярлек аерылыша

Кызганыч, үткән соңгы айда ике гаилә таркалган, ел башыннан андыйлар 14әү үк. 2022 елда, кавышучылар күп булган кебек, аерышучылар да аз булмаган (тугыз айда - 32).

Үлем дә бар шул

Сентябрь аенда 10 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Ел башыннан район ЗАГС бүлеге 164 кешенең үлемен теркәгән. Былтыр бу чорда 212 якташыбыз вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев