Чирмешән районында кыр кәҗәләре, төлкеләр саны кимегән
Районда соңгы елларда соры куяннар (заяц русак) саны артуы, ә кыр кәҗәләренең һәм төлкеләрнең кимүе күзәтелә. Әлеге мәгълүмат кышкы маршрут буенча җәнлекләрнең исәбен алу барышында ачыкланган.
-Ел саен 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр, кышкы маршрут буенча җәнлекләрне исәпкә алу үткәрелә. Быел бу эшне 1 мартка төгәлләдек,- диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсумов. - Район аучылары һәм егерьләре белән җәнлекләрне һәм кошларны исәпкә алып, чаңгыда 31 маршрут буенча үттек.
Пошилар, ак куяннар (заяц беляк), сусарларның саны соңгы өч елда әллә ни үзгәрмәгән. Соры куяннарның саны сизелерлек арткан (500дән күбрәк), былтыр 320ләп кенә исәпләнгән, ә кыр кәҗәләре 270тән 180гә калган, төлкеләр дә азайган.
-Светлогорск урманчылыгы урманнарында тиен һәм суер (глухарь) эзләре дә очрады, - диде Фәрит Фатыйх улы. – Безнең районда кыр кәҗәләре, пошилар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, бурсыклар, куяннар, сусар, кыр тавыклары очратырга була.
28 февральдән барлык төр хайваннарны аулау сезоны тәмамланган. Һава температурасы җылынганчы, аучылар кыргый җәнлекләрне ашату белән дә шөгыльләнәләр, алар кар машиналарында бөртек, печән, тоз алып барып, махсус улакларга салалар. Буа, күлләрдәге балыкларга суга кислород керсен өчен бәкеләр бораулау да алар эше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев