Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешән районында күп балалы гаиләләр тораклы була

Районда күп балалы ике гаиләнең яшәү шартлары яхшырачак.

 

Урманасты Үтәмеш авылыннан Гөлия Сабировага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында"гы карары нигезендә торак алуга сертификат тапшырдылар. Әлеге документ гомуми мәйданы 90,18 квадрат метр булган йорт сатып алу хокукын раслый. 9 бала анасы 2012 елдан бирле чиратта торган.

Чирмешәннән Эльвера Шарапова исә авыл җирлегендә торак төзелешенә социаль түләү бирү турындагы таныклык иясе булды. Бу документ Эльвера Мансур кызының Россия Федерациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында торак шартларын яхшырту чараларында катнашуын раслый. Дүрт балалы бу гаиләгә программа нигезендә 2 миллион 152 мең 656 сум күләмендә социаль түләү бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев