Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында юллар шомара

“Татавтодор” җәмгыятенең район участогы хезмәткәрләре юлларны шомату белән генә чикләнмиләр, үзләре карамагындагы трассаны тәртиптә тоту, чүп-чардан арындыру да алар өстендә.

-Тракторларыбыз юл буйларын чүп үләннәреннән арындыра. Юл читенә ташланган  чүп-чарны да даими җыеп алабыз, - диде участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. – Акъяр – Чирмешән юлында, Күтәмә авылы янында ике километр  юл яңартыла. Бүген биредә аскы катлам асфальт түшиләр. Өске катлам бераз соңрак җәеләчәк. Берничә бригада “Кояшлы” ял лагеренда тротуарлар яңарта. Кузай – Нурлат юлының Яңа Элмәле белән Иске Котыш авыллары арасында юллардагы чокырларны ямыйбыз. Казанка белән Иске Элмәле авыллары  арасында да юлчылар эшли.

Бу объектларда  эшләр тәмамлангач, юлчылар үзәк мәчет һәм Ак Барс Банк тирәсен төзәкләндерәчәкләр, монда машина кую урыннары асфальтланачак. Аннан соң Чирмешәннең Марат Мостафин урамы юлына вак таш түшәү планлаштырыла. Шулай ук, Төньяк микрорайондагы Һади Такташ урамына да вак таш җәеләчәк, ә Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай урамнарында юлларны асфальтлау күздә тотыла.

Әле җәйнең беренче аена гына керсәк тә, юлчылар кышны да кайгырта башлаган. Шул чорда юлларга сибеләчәк ком-тоз катнашмасы әзерләү өчен тоз кайтарту эшенә керешкәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев