Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында инвалидлар декадасы барышында төрле чаралар үткәреләчәк

Декада кысаларында район инвалидлар оешмасы Әлмәт драма театрына сәфәр оештырырга да планлаштыра.

Оешма рәисе Мәдинә Талипова әйтүенчә, декабрьнең беренче ункөнлегендә алар уннан күбрәк чара үткәрергә исәплиләр.

- Көч һәм өстәл спорт төрләре буенча турнирлар, декоратив һәм гамәли сәнгать, һәм халык һөнәрчелеге күргәзмәсе, Лашман мәктәбенең коррекцион сыйныф балалары өчен уен программасы, хәйрия акцияләре, экскурсияләр, район ЮХИДИ бүлеге һәм прокуратура вәкилләре белән очрашулар, физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызның өйләренә баруны планлаштырдык, - ди Мәдинә Шәфигулла кызы.

Россия Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, Чирмешән районында физик мөмкинлекләре чикле 1623 кеше исәпләнә, шул исәптән 71се балалар.

Сүз уңаеннан, ел саен өченче декабрьдә инвалидлар ункөнлеге башлана, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук хәзерге җәмгыятьтә инвалидлар турындагы фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев