Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында яшәүче кайберәүләр коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләми

Каты көнкүреш калдыклары чыгарган өчен вакытында түләмәгән гражданнарны судка бирәләр. Бу эш белән шөгыльләнүче оешмага 20 мең сум бурычлылар да бар. Аларның эшләре судка җибәрелгән.

1 ноябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда коммуналь түләүләр буенча ике миллион 300 мең сум бурыч җыелган. Аның күп өлеше (бер миллион 500 мең сум тирәсе) каты көнкүреш калдыклары өчен түләүгә туры килә. Су өчен бурыч 500 мең сумнан артып киткән, торак милекчеләре ширкәтенә чирмешәнлеләр 300 мең сум тиеш.

- Райондашларыбыз электр энергиясе өчен вакытында түләп бара. Элегерәк бу хезмәт өчен бурычлары җыелган хуҗалыкларны линиядән өзү очраклары да булды. Быел андый күңелсез очракларга барып җитмәдек, - диде “Энергосбыт” җәмгыятенең клиентларга хезмәт күрсәтү район офисы начальнигы Татьяна Ивлева.

Торак коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның күп өлеше (бер миллион 400 мең сум) Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләргә туры килә. Лашман авыл җирлегендәгеләрнең бурычы - 100 мең, Иске Кади җирлегендә 79 мең сумга җиткән.  Ә менә Ульяновка, Шешминка, Бәркәтә, Кармыш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр су өчен вакытында түләп бара.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев