Чирмешән районында яңгырлар яумаса да, бәрәңге уңган
Менә инде көзге байлыкларны җыяр вакыт та җитте, күпләр бәрәңгеләрен казып алып, уңышны кышкы саклауга да салды. Быел җәй яңгырлар белән сөендермәде, ә уңыш ничек булды икән? Газета укучыларыбыздан шул хакта сораштык.
Рәмзия Вилданова (Утыз Имән авылы): - Быел бәрәңге уңышына өмет аз иде, Аллаһыга шөкер, уңыш яхшы. 18 чиләк орлык утырткан идек, 180не казып алдык, вагы аз. Без берничә елга бер тапкыр орлыкны алмаштырып торабыз, моның да файдасы булгандыр, тирес тә керә. Бәрәңгене көрәк белән утыртабыз, шул ук корал белән алабыз. Быел туфрак бик йомшак иде. Колорадо коңгызларына каршы да гадәти ысул белән көрәшәбез, сабакларга агу сибәбез, орлыкны эшкәртеп чәчкән юк. Ә менә авылның, урман ягы урамнарында бәрәңге начар булды, диделәр.
Светлана Суркова (Югары Кармалка авылы): - Бәрәңгене ала башладым, уңыш мактанырлык булмаса да, елына күрә, начар түгел. Яңгырсыз, сусыз шулай үскән! Шулай да коры черекләр очраштыргалый. Быел сары бәрәңге яхшырак чыга. Элегрәк коңгызларга каршы орлыкны эшкәртеп чәчә идем, һәр елны ярамый дигәч, быел сабакларга сибеп кенә көрәштем.
Рәзинә Гыйниятуллина (Түбән Чегодай авылы): - Бәрәңге уңышы елдагыдан ким булмады, яралганы үскән, вагы аз. Бакчаны трактор белән чәчәбез, өябез, алабыз, эш күпкә җиңеләя. Урын иркен булгач, яшелчәләрнең урыннарын алмаштырып чәчә мөмкинлеге дә бар. Черемә кертеп тору да файдага. Бәрәңгенең сортларын да яңартып торабыз. Үземә ошаган, тәмле бәрәңге күрсәм, үрчетергә тырышам, күршеләр белән дә алмашабыз.
Валентина Борисова (Әккәрәй авылы): - 17 чиләк орлыктан 140 чиләк уңыш чыкты, шуның 78е эре, орлыкка да аралап куйдык, вагы бик аз. Анысына да урын бар, малларга, кош-кортка китеп бетә. Бакчада дүрт төрле сорт: ак, алсу, кызыл һәм шәмәха төслеләр. Быел кызылы уңды. Сортларны алмаштырып та торам. Орлыкларны эшкәртеп, апрельдә үк утырттык, август башында казып алып, урнаштырып та куйдык.
Илсөяр Миргалимова (Бәркәтә авылы): - Быел бәрәңге уңышы былтыргыдан да яхшы булды. Һәр елдагы кебек май башында чәчтек, август ахырында уңышны җыйдык. Су сипмәдек, менә тирес кертәбез, аның да файдасы бар. Төрле сортлар утырту да отышлы, берсе уңмаса икенчесе була. Без дүрт төрле бәрәңге үстерәбез. Орлыкларны эшкәртеп чәчкән юк, кортлар күренә башлагач махсус препарат сибәбез. Без бәрәңгене көрәк белән утыртабыз, алу да шулай.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев