Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында янгыннар кимегән

Июль аенда Бәркәтә авылында чыккан янгын бер хуҗалыкның мунчасына зур зыян салган.

Янгын сүндерүчеләр оператив эш итү нәтиҗәсендә, бәхеткә, ялкын башка биналарга күчмәгән.

Быел үткән җиде айда 135 нче янгын частенда 

20 хәбәр кабул ителгән, былтыр бу чорда – 89.

–Шуларның 14сендә янгын сүндерүчеләр пожарга чыкты: 12сендә биналар янды, ике очракта ут коры үлән һәм чүп-чарга капкан. Юл һәлакәте вакытында чыккан бер янгынны да сүндерергә туры килде, ә биш хәбәр ялган булды, – диде янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. – 2023 елда янгын сүндерүчеләргә юлга ешрак чыгарга туры килде, бу чорда 63 янгын очрагы теркәлгән, ялган чакырулар да 26 ук булган.

Быелгы янгыннарда ике кеше һәлак булган, шуларның берсе – бала. 2023 елда ут казасы бер кешенең гомерен өзгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев