Чирмешән районында дүрт айда җиде пар кавышкан
Район ЗАГС бүлегендә август, сентябрь айларында гаилә корырга теләк белдерүче парлар да бар.
Майның беренче көннәрендә үк монда бер яңа гаилә никахларын рәсмиләштергән. Ә менә апрельдә нибары бер йортка гына килен төшкән, ел башыннан җиде пар кавышкан. Үткән елның бу чорында 16 яңа гаилә барлыкка килгән булган.
Дүрт айда биш гаиләнең таркалуы гына күңелле вакыйга түгел. Былтыр бу чорда сигез пар аерылышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев