Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында чисталык өчен “көрәшәләр”

Кайбер эшмәкәрләр бизнесларын башларга җай тапса да, эш территорияләрен тәртиптә тотарга теләмиләр бугай.

Район административ комиссиясенең чираттагы рейдында катнашып, мондый объектларны үз күзләрем белән күрергә һәм кайбер эшмәкәрләр белән очрашырга да туры килде.

Район үзәгендәге бер ягулык салу станциясенә, керү юлында чүп үләннәре бераз чабылган, ә бинаның артына җәй башыннан бирле чалгы тимәгәнлеге күренеп тора. Биредә берәр трактор олавы печән әзерләргә мөмкиндер. Бу объектның хуҗасын очрата алмасак та, җаваплы кеше белән сөйләштеләр комиссия членнары. Аңа карата, тирә-юньдә чүп үләннәре үсүгә юл куйган өчен, беркетмә төзелде.

Шуннан ерак түгел, берничә ел элек эшен туктаткан ягулык салу станциясе янында да туктдык.

-Комиссия белән быел бирегә икенче тапкыр килүебез, хуҗага карата беркетмә төзегән идек, - ди район башкарма комитетының административ комиссия секретаре Рамилә Рәхмәтуллина. – Тик моны болай калдырырга ярамый. Бу бина халыкка куркыныч тудыра, ул ишелергә мөмкин. Аны ремонтларга яки сүтеп алырга кирәк.

Шуннан ерак түгел яңа ачылган кибет янында җир казу эшләре башкарганнар. Биредә суүткәргеч тишелгән, аны Чирмешән районы коммуналь челтәрләре хезмәткәрләре ремонтлый.

-Яңа эш башлаган эшмәкәрләр барын да документлаштырганнар, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән ордер алганнар, аларга бернинди дәгъва юк, - диде административ комиссия секретаре.

Күпләп мал асраучы бер шәхси хуҗалыкның территориясе ниндидер бер ташландык җир сыман. Анда пычрак, төзелеш материаллары, мал азыгы аунап ята. Тыкрык кырыендагы бу күренеш бөтен халык хозурында. Моны коймалап алсалар, бу кадәр күренеп тормас иде. Хуҗа кешегә карата беркетмә төзелде, тәртип урнаштырылмаса, штраф та түләргә туры киләчәк.

Титов чишмәсе яныннан узучыларны ишек-тәрәзәсез, тирәсе тотып алынмаган, чүп үләне баскан ташландык йорт каршы ала.

-Ташландык дисәк тә, хуҗасы бар, аның белән очраштык, тик ул гаебен генә аңларга теләми, - диде Рамилә Мәүлет кызы. – Төзелгән беркетмәгә дә кул куюдан баш тартты. Тик алай гына җәзадан котылып калып булмый.

Күпчелек авыл җирлекләрендәге урамнарда, юл кырыйларында үскән чүп үләннәре чабып алынган, ә менә юлчыларыбыз бу эшне нигәдер соңга калдыра. Район үзәгендәге Чирмешән елгасы аша салынган зур күпер тирәсен дә шайтан таягы “баскан”. Бу район үзәгенең йөзен боза.

автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев