Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел, үткән 10 айда 51 бала туган

Көзнең икенче аенда - октябрьдә районда ике малай һәм өч кыз туган, аларга Егор, Трофим, Варвара, Алина, Злата исемнәре кушканнар.

Бу сабыйлар гаиләдә икенче, өченче, дүртенче бала булып туганнар.

Район ЗАГС бүлегеннән әйтүләренчә, быел, үткән ун айда, районда 51 балага туу турында таныклыклар тапшырганнар. Үткән елның бу чорында 44 сабый дөньяга килгән булган.

Туйлар сирәгәйгән

Бу елның ун аенда районда 41 пар кавышкан, район ЗАГС бүлеге шуларның өчесенең никахын әле октябрьдә генә теркәгән. 2022 елның бу чорында районда 63 яңа гаилә барлыкка килгән.

Ноябрь аенда биш пар кавышырга планлый, никахларын декабрьдә теркәргә теләгән тагын ике пардан гариза кергән.

Былтыргыдан кимрәк

Быел гаилә коручылар саны күп булмаган кебек, аерылышучылар да азрак. Ун айда 16 гаилә таркалган, шуларның икесе - октябрьдә генә. Былтыр бу чорда район ЗАГС бүлеге 38 парның аерылышуын теркәгән.

Гомерләр чикле

Октябрьдә районда 34 кеше бакыйлыкка күчкән, ел башыннан райондашларыбыз 198 якын кешесен югалткан. 2022 елның ун аенда район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 242 кешегә үлем турында таныклык тутырганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев