Чирмешән районында биотермик базларны тәртипкә китерәләр
Район территориясендәге 19 биотермик базның торышын тикшергәндә кайберләрендә җитешсезлекләр табылган, аларны 1 октябрьгә кадәр бетерү бурычы куелган.
Бары тик Утыз Имән, Яңа Элмәле һәм Ульяновка авылларындагы үләт базлары барлык таләпләргә дә җавап бирә.
-Биотермик базларның коймаларының биеклеге ике метр булырга тиеш. Тик күпчелегендә бу 1 метр 70 сантиметрдан артмый, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рөстәм Мостафин. – Коймаларның биеклеге тиешле нормаларда булса да, башка җитешсезлекләрне бетерергә кирәк булган базлар да бар.
Әйтик, Чирмешәндәге биотермик базның коймасының биклеге нормада булса да, люк капкачын ремонтлап йозак куярга кирәк. Түбән Кармалка, Лагерка, Мордва Афонькәсе, Керкәле авылларындагы объектларда да шундый кимчелекләрне бетерергә. Туймәт, Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Иске Котыш, Түбән Кәминкә, Иске Элмәле, Казанка авыллары биотермик базларының коймаларының биеклеге җитми, люк капкачлары бикле булырга тиеш. Базларга бару юлларын, тирәләрен чүп үләннәреннән арындыру зарур.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев