Чирмешән районында бина түбәләрен кар-боздан арындырырга кирәк
Һава торышы бер җылытып, бер салкынайтып тору сәбәпле, бина түбәләрендә кар-боз сөңгеләре барлыкка килде. Алардан узып баручы җәяүлеләр дә, йорт яннарында калдырган автомобильләр дә зыян күрергә мөмкин.
Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен берничә кагыйдәне үтәү зарур:
-җәяүлеләргә, үтеп йөрүчеләргә биналарга мөмкин кадәр якын килмәскә;
-бинадага кергәндә-чыкканда түбәдәге кар һәм боз сөңгеләренә игътибар итегез, алар төшү куркынычы булган урыннарны әйләнеп үтегез;
-балалар иминлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.
Кар ишелү сәбәпле бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, районның административ комиссиясе авыл җирлекләре башлыкларына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә түбәләрне вакытында кардан, боздан чистартуны тәэмин итәргә кирәклеген искәртә.
Төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, милекчеләр һәм биналарның хуҗалары, шулай ук күпфатирлы йортларның идарәчеләре кышын түбәләрне кар һәм боздан вакытында чистартуны оештырырга тиеш. Комиссия, кагыйдәләр бозу ачыкланган очракта, гаепле затларның административ җаваплылыкка тартылуын кисәтә.
Рамилә Рахматуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев