Чирмешән районында алты йортның ишегалдын төзекләндерергә кирәк
Чирмешән авылының Техническая, 28 һәм 30 йортлары “Безнең ишегалды” республика программасы буенча киләсе елда ремонтланачак йортлар исемлегенә керде.
Бу йортларның ишегалларына асфальт түшәү, тротуар ясау, бордюрлар урнаштыру, автомобиль кую урыннарын зурайту, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.
- Районда әлеге программага кермәгән тагын дүрт йорт кала. Чирмешәндә 22 партсъезд урамындагы 46нчы, Юл урамындагы 30нчы, Кирпеч заводында һәм Күтәмә авылларында берәр күп фатирлы йортны әлеге республика программасына кертү юнәлешендә эшлибез, - диде “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев