Чирмешән районында 200ләп эт чиплаштырылган
1 гыйнвардан этләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон кертелгәннән соң, районда 200ләп эткә чип урнаштырганнар.
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре бу эшне язгы ветеринария чаралары барышында башкаралар.
-Безнең өч бригада эшли. Кайсы авылга кайчан бару турында алдан хәбәр итәбез. Бу эш авыл җирлекләре җитәкчелеге белән килештереп башкарыла, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Ветеринарларыбыз йорт саен кереп, малларга прививка ясый, шул вакытта, хуҗалары ризалыгы белән, “йорт сакчыларын” да чиплаштыралар. Этнең бәйдән ычкындырылган вакытына туры килсәк, бу эш соңгарак калдырыла, гадәттә, без сезонда бер йортта дүрт-биш тапкыр булабыз.
Мал табиблары Чирмешән, Иске Үтәмеш, Лагерка, Андреевка, Иске Котыш, Ульяновка, Ивашкино, Әккәрәй, Күтәмә, Югары Кәминкә авылларында бу юнәлештә байтак эш башкарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев