Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы хуҗалыкларына агроном да, зоотехник та кирәк

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләргә кытлык кичерә.

-Авыл хуҗалыгы белгечлеге үзләштерүче райондашларыбыз аз түгел, тик алар һөнәр алгач эшкә кайтырга атлыгып тормыйлар, – диде район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлеге белгече Светлана Галәүтдинова. – Ә предприятиеләрдә хезмәт куючы белгечләрнең күбесе пенсия алды яшендә.

“Кара Чишмә” җәмгыятенә агроном һәм инженер кирәк, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да һәм “Күтәмә агрофирмасы”нда агроном вакансияләре ачык. “Андреевка” хуҗалыгы бухгалтер сорый, “Ильхан” җәмгыятенә белгечләр кайтып торса да, зоотехник һәм баш механик таләп ителә. “Әккәрәй” хуҗалыгына зоотехник һәм ветеринария табибы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев