Чирмешән районы умартачылары яңгырларга өметләнә
Быел районда, яздан бирле, яңгырлар юк, үсемлекләр дымга сусап, тилмереп утыра. Урыны-урыны белән явып узган кыска вакытлы яңгырлар гына аз шул. Умарталарга да бал табарга кыенрак, быел бу татлы ризык сөенерлек булырмы икән. Бу хакта умартачылар фикерен белештек.
Рәсыйх Шәфыйков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече: - Быел, башка еллардагы кебек, чәчәк балын, юкә балын аерып алып булмас. Чөнки, яңгырлар аз яугач, кыр чәчәкләре күмәк чәчәк ата алмады, юкәләргә парсыз ефәк күбәләге (шелкопряд) һөҗүм итте. Уңган умарталар каян, нинди никтар таба, барын да ташырга тырыша. Шуңа быел мул уңышка өмет аз. Хәзер рапс чәчәк ата, кортлар анда оча. Тик рапс балы бик дәрәҗәле түгел. Рапс кырларын препаратлар белән эшкәртү сәбәпле, Андреевка, Туймәт авылларында кайбер умартачыларның кортлары күпләп үлү очраклары да теркәлде. Әле җәйнең челләсе генә, яңгырлар явып, күпьеллык үләннәр үсеп китсә, бал кортларына эш булыр. Көзге якка көнбагыш чәчәк аткач,аларга якын урнашкан умарталыклар да уңышсыз калмас.
Атлас Батдалов (Чумачка): - Җәйнең бер ае узып барса да, бездә бер тапкыр да яңгыр булмады. Якын-тирәдә рапс та, көнбагыш та юк. Юкәдә дә чәчәк бик аз. Умартачылар белән дә бу хакта еш сөйләшәбез, кортлар оча, каяндыр бал табып кайталар үзе, тырышалар. Башка елларда да бу вакытта бал аертмый идек әле. Көзгә кадәр вакыт бар, яңгырларга да өметләнәбез. 25 оя умартабыз балсыз калдырмас, дибез.
Сәгыйть Әсәдуллин (Туймәт): - Быел балга өмет аз шул, дым булса, чык төшсә генә чәчәкләрдә бал туплана. Авыл тирәсендә көнбагыш кыры бар да, тик алар да үсә алмый, чәчәк атарга да көчләре җитми.
Илһам Әбүнәгыймов (Лашман): - Бер атна элек умарталарны караган идем, әллә ни мактанырлык нәрсә юк. Ә менә соңгы көннәрдә бездә юкә чәчәге исе килә башлады, димәк, юкә чәчәк аткан. Умарта кортлары алып кайткан нектардан чыга икән аның исе. Бездә, аз-маз булса да, яңгырлар яугалап тора, әле июльдә чәчәк атучы үсемлекләр бар. Башка еллардагы кебек уңыш күп булмас анысы, тик бал аертырбыз әле, гадәттә аның сезоны июльдә бит.
Сергей Макаров (Әккәрәй): - Бал булсын өчен дә яңгыр кирәк, быел ул безне кинәндерми, шуңа кортлар никтар таба алмый. Умарталарга әле магазин корпуслары да куймадык. Рапсны химикат белән эшкәртәләр, шуңа аларга умарталар утырмый, якын-тирәдә көнбагыш кырлары да юк.
Алишер Карабаев (Чирмешән): - Быел һава торышы умарта кортлары өчен бик кулай килмәде шул: әле - җил, әле – суык. Шулай да июль-августта көннәр яхшырмасмы, дип өметләнәбез. Умарталыктан ерак түгел эспарцет чәчәк ата, җылы көннәрдә кортлар шунда очалар.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев