Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары заманча кабинетларда белем алачак

1 нче Чирмешән мәктәбендә капиталь ремонт ахырына якынлаша. Район үзәгендәге әлеге уку йортын төзекләндерүгә Татарстан җитәкчелегенең аерым йөкләмәләре кысаларында 131 миллион 985 мең сум акча бүленгән.

Мәктәп эчтән дә, тыштан да матурланган. Түбә ябылган, отмостка ясалган. Бина эчендә идән, түшәмнәр ясалган, стеналар шомарган, электр, су, канализация челтәрләре, җылы үткәргечләр яңартылган, ишекләр урнаштырылган. Мәктәпкә керү өлешен (входная группа) дә үзгәрткәннәр. 

- Моннан кала әлеге мәктәптә “Татнефть” гранты акчаларына химия кабинеты ремонтлана һәм җиһазландырыла. Бу эшкә 6 миллион сумнан күбрәк акча тотыла, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Чирмешән лицее да шундый грант отты. Аларга 6 миллион 480 мең сум бирделәр. Кабинетлар бик матур һәм уңайлы итеп ясала.

“Мәгариф” милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле мәктәпләренең химия, физика һәм биология кабинетларын капиталь ремонтлыйлар.

Яңа уку елыннан 2 нче Чирмешән мәктәбенең азык-төлек әзерләү блогында да шартлар яхшырачак. Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча аларга 9 миллион 547 мең сум акча бирелгән. Инде эш ахырына якынлаша, электр, сантехника җиһазлары тоташтырыла, аннары аш өстәлләре кайтартасы бар. Подвалда яшелчә саклау урыны да үзгәртеп ясала.

Кадыйр Гомәров һәм Айгөл Гатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев