Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары табигатьне чистартып акча эшли

Район мәктәпләре укучылары “Чиста авыл синнән башлана” акциясе кысаларында 2022 елда 60 тоннадан күбрәк макулатура, 15 тоннага якын пластик җыйганнар. Бер укучы исәбендә уртача 30,2 килограмм - макулатура, 7,4 килограмм - пластик.

Район мәгариф бүлеге бер укучыга уртача җыелган икенчел чимал исәбеннән урыннар билгеләгән.

Макулатура буенча Әмир башлангыч мәктәбе – беренче. Алар 764 килограмм кәгазь калдыгы туплаганнар, ягъни бер балага уртача 95,5 килограмм. Әлеге мәктәптә белем алучы 8 укучы өчен бу зур күләмле эш.  

Югары Кәминкә укучылары икенче урында, монда 17 укучы 1241 килограмм макулатура җыйганнар. Лагеркалылар – өченче. Бу чимал 882 килограмм, ягъни бер укучыга уртача 63 килограмм туры килә.

Беренче Чирмешән мәктәбе укучылары да табигатебезне чистартуда нык тырышканнар, 17 тоннадан күбрәк макулатура сатканнар. Бер укучы исәбендә ул уртача 50,5 килограмм. Чирмешән лицее укучылары 20 тоннага якын макулатура туплаганнар. Моны биредә белем алучы 413 укучыга бүлеп исәпләгәндә 47,8 килограмм туры килә.

Макулатура җыю буенча бишенче баскычтагы беренче Чирмешән мәктәбе укучылары пластик җыюда тагын да күбрәк көч куйганнар, алар беренче. Бу мәктәп укучылары әлеге чималны 5 тонна 623 килограмм ук туплаганнар, бер бала исәбендә 16,2 килограмм ук. 1,5 литрлы пластик шешәнең 33-45 грамм гына икәнен исәпкә алсак, бер укучы йөзләгән шешә җыйган дигән сүз.

Лагерка һәм Югары Кәминкә мәктәпләре пластик җыюда да призлы урыннарда. Алда язганча, макулатура буенча өченче урында булган Лагерка укучылары пластик җыюда (бер балага уртача 14,7 килограмм) югарыкәминкәлеләрне узып, икенче булганнар. Ә Югары Кәминкә мәктәбе – өченче. Алар туплаган пластикны мәктәптәге укучылар санына бүлгәч, 13,5 килограмм була.

Район укучылары ел дәвамында җыйган икенчел чималның байтагын сатып акчага әйләндергәннәр.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев