Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы тимурчылары кар көрәкләрен тик тотмый

Район мәктәпләре укучылары отрядларга бүленеп, ярдәмгә мохтаҗ авылдашларына даими булышалар. Кыш көннәрендә кар көрәү, сукмак ясау - бик кирәкле гамәл.

Әккәрәй мәктәбе тимурчылары хезмәт ветераны Нина Трофимованың хәлен белеп, карын көрәп торалар. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларының гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмыйлар, аларның йорт тирәсен кардан чистартышалар. Туймәт, Бәркәтә, Шешминка мәктәпләре тимурчылары да махсус хәрби операциядә булган ир-егетләрнең әти-әниләренә ярдәм итеп торалар, йорт эшләрендә һәм кар көрәшергә булышалар.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 6 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Лидия Чупахинаның капка төбен, ишегалдын кардан чистартканнар.

Иске Элмәле мәктәбенең 7 сыйныфы укучылары сугыш чоры баласы Николай Бодрягин һәм улы махсус хәрби операциядә катнашучы Татьяна Григорьевага сюрприз ясаганнар, аларның ишегалларын кардан арындырганнар. Югары Кәминкә, Ивашкино, Иске Кади мәктәпләре укучылары да мондый эшләрдән читтә калмыйлар, өлкән яшьтәге авылдашларына гел булышып торалар. Тимурчылар һәйкәл тирәләрен, чишмә юлларын кардан чистартуда да катнашалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев