Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы никрутларына бәйрәм оештырдылар

Безнең районнан хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче командасы 24 апрельдә Татарстан Республикасының җыен пунктына китә. Бу көнне дүрт якташыбыз бер елга туганнары һәм якыннары белән хушлашачак.

Озакламый Россия хәрби гаскәрләре сафына басачак райондашларыбызга бәйрәм ясадылар – никрутлар көне үткәрделәр. Район мәдәният йортында узган чарага, булачак солдатларга хәерле юл теләргә, район үзәге мәктәпләре укучылары һәм Чирмешән аграр техникумы  студентлары да килгән иде.

- Бер атна дәвамында 120дән күбрәк егет медицина тикшеренүе узды. Аларның күпчелеге хәрби хезмәткә яраклы дап танылды, - диде Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Сергей Иванов. – Мораль һәм физик яктан үзләрен армия хезмәтенә әзерләгән егетләргә авыр булмас, шулай да без гел элемтәдә булырбыз. Ныгып, сау-сәламәт булып, хәрби хезмәткә өйрәнеп кайтыгыз, якташлар. Район администрациясе армиягә китүче һәр егеткә телефон бүләк итә, хәрби комиссариат никрутларга һәм аларның ата-аналарына “Әниеңә шалтырат” социаль проектының сим-карталары бирә.

Бу чакырылышта районыбызның 25тән күбрәк егете солдат итекләре киячәк. Биш егет бер еллык срочный хезмәт срогын ике ел контракт буенча  хезмәткә алмаштырырга планлый. Дөрес, хәрби хезмәттән качып йөрүче, хәтта медицина комиссиясе узарга килмәүчеләр дә бар икән. Андыйлар белән аерым эш алып барыла, качып котылып булмый, һәр ир-егет ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш.

Чирмешән аграр техникумын тәмамлаучы Чирмешән егете Илназ Мостафин  авыл хуҗалыгы механигы белгечлеге дипломын алуга, ике елга контракт төзергә планлый.

- Ватанны саклау безнең бурыч ул. Әти дә хезмәт иткән, армиядәге дусларым белән дә элемтәдә торабыз, - ди 19 яшьлек әңгәмәдәшем. – Сәламәтлегем яхшы, спортны яратам, хәрби эшкә өйрәнеп кайтырга телим. Ике ел күп түгел, элек барысы да шулкадәр хезмәт иткән.

Булачак солдатларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-мойор Анатолий  Молоствов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова, хәрби хәрәкәтләр ветераны Марат Яббаров та сәламләделәр. Чара җыр, биюләр белән үрелеп барды.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев