Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләре үсентеләр сатып өстәмә керем ала

Шәхси, күмәк хуҗалыкларда гына түгел, мәктәпләрдә дә язгы мәшәкатьләр башланды. Күпчелек мәктәпләрнең тәрәзә төпләрендә помидор, татлы борыч, чәчәк рассадалары урын алды.

Ульяновка мәктәбендә сыналган сортларны, үзләре әзерләгән орлыкларны февраль аенда ук туфракка күмдергәннәр. Инде аларны сирәкләп утыртканнар.

- Петуния һәм татлы борычларны февраль урталарында ук чәчтек, ә помидор, астра, сальвия, бәрхет чәчәген - бераз соңрак, - диде әлеге эшләрне оештырып йөрүче технология укытучысы Елена Кузьмина. – Хәзер алар кабинетларның тәрәзә төпләрендә. Соңрак, көннәр җылыткач, үсентеләрне теплицага күчерәбез. Мәктәпнең өч метрга сигез метрлы һәм өч метрга алты метрлы ике теплицасы бар. Андагы туфракны кар сулары белән тукландыру өчен эчкә кар кертәбез.

Бу мәктәптә быел төрле сортлы 1000 төп петуния, 300 төп сальвия, 100әр төп астра һәм бәрхет гөле, 300 төп помидор, 200 төп татлы борыч утыртканнар. Үзләреннән арткан үсентеләрне, башка еллардагы кебек, сатарга планлыйлар.

Иске Үтәмеш мәктәбендә язгы чәчүгә көздән үз әзерләнәләр. Үсентеләр чәчү өчен уңдырышлы туфрак алып кайтканнар.

- Без томатларның иртә өлгерә торган сортларына өстенлек бирәбез. Быел үсентеләр саны былтыргыдан беразга кимрәк, 200 төп помидор һәм 150 төп татлы борыч тартмаларга күчереп утыртылды, петунияләр дә шытты, - диде мәктәп директоры Миләүшә Шәйхетдинова. – Көннәр җылыткач, аларны теплицага күчерәбез. Аның бер өлешендә иртә өлгерә торган кәбестә рассадалары үстерәбез һәм сатуга чыгырабыз.

Җыйнак кына теплицада помидор, татлы борыч, кыярга да урын җитә. Мәктәп бакчасындагы алма, слива, кура җиләге дә мул уңыш белән сөендерә. Яшелчәләр дә яхшы үсә. Бу эшләрдә техник хезмәткәрләр, укытучылар белән бергә укучылар да катнаша. Мәктәп ике ел рәттән, иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә участогы өчен, сертификат белән бүләкләнгән. Аны һәм бюджеттан тыш акчаларны мәктәпкә кирәк-яраклар алуга тоталар.

Миләүшә Шәйхетдинова һәм Елена Кузьмина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев