Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы юллары республика бюджеты хисабына яңартыла

Бу көннәрдә район үзәгендә һәм авылларда юл эшләре алып барыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов хәбәр иткәнчә, эш “Муниципаль юл фонды” программасы кысаларында башкарыла.

Юлчылар район үзәгендәге Октябрь урамының бер өлешенә асфальт җәеп куйдылар да. Нагорная урамының бер өлешен, Дзержинский һәм Гагарин юллары киселешләрен тәртипкә китерү эшләре бара, асфальт салу өчен аслык әзерлиләр.  Якын арада Энергетиклар урамына да юлчылар килә, бу урам тулысынча шомарачак.

 Параллель рәвештә район үзәк больницасы, “Энергетик” һәм “Электр товарлары” кибетләре янындагы парковкалар да төзекләндерелә: аларга вак таш түшәлгән, алда - асфальт җәю.

Авыл җирлекләрендә дә юл эшләре бара. Утыз Имән авылына алып баручы 4 километр 825 метр юл асфальтланды. Ульяновкадан авылыннан анда бик тиз барып җитәргә була. Авыл башыннан мәдәният йортына кадәр арада тротуар ясала һәм яктырткычлар урнаштырылы. Керкәле авылындагы Дуслык урамының 140 метр юлы һәм Яңа Элмәле авылының Совет урамында 460 метр юл ремонтлана. Бу объектларда юлның аслыгы ясалган, асфальт түшәләчәк. Бәркәтә авылы халкы яңартылган Ленин урамын сынап карады инде.

Моннан тыш, Әмир һәм Иске Үтәмеш авыллары тирәсендәге күперләрдә капиталь ремонтлау дәвам иттерелә, әлеге күләмле эш трассаның мөһим участокларында хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

-Бу объектлар – районның юл челтәрен үстерү буенча республика ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган зур программаның бер өлеше, - дип ассызыклады Муса Габделхак улы.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев