Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы юлчылары тәүлек әйләнәсе эшли

“Татавтодор” җәмгыятенең район участогы инде бер ай кышкы режимда эшли. Юлчылар 20 октябрьдән башлап тәүлек әйләнәсе дежур торалар.

Алты катнаш юл машинасы, ике автогрейдер, өч МТЗ, шул кадәр үк төягеч һәм бульдозер ике сменада эшләрлек итеп шоферлар һәм механизаторлар белән тәэмин ителгән. Алар җылы гараждан чыгып китәләр.

-Без 286 километр юлга хезмәт күрсәтәбез. Кыш көне трассаны тәртипкә тотуга байтак средстволар кирәк, – диде участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. – Техникаларыбыз барысы да төзек, без сезонга күптән әзер идек. Явым-төшем күп булганда автотранспортта аеруча сак йөрсеннәр иде. Түбән Кармалка, Шешминка авыллары янындагы түбәнлекләрдә кар күп сала торган, аерым куркыныч участоклар бар.

Җәмгыятьтә сезонга җитәрлек күләмдә, 9983 тонна бозлавыкка каршы катнашма әзерләп куелган. Складка тагын 350 тонна тоз салганнар, 2 мең тонна запас комнары да бар. Катнаш юл машиналары юлларны кардан чистартканда бозлы урыннарга ком-тоз катнашмасы да сибеп баралар.

Механизаторларның, шоферларның барысы да диярлек инде күп еллар юл оешмасында эшлиләр, тәҗрибәләре зур, хезмәтләрен җиренә җиткереп, намус белән башкаралар. Җитәкчелек тә үз эшчеләрен кайгырта, смена вакытында аларны кайнар аш белән сыйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев