Чирмешән районы эшкуарларына активлык җитешми
Район башлыгы Рамил Айбатов катнашында район эшкуарлары белән очрашуда эшмәкәрлекне үстерү проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләштеләр.
Эшмәкәрләргә төрле грантлар тәкъдим итәләр, бу бизнесны үстерүгә зур ярдәм. Тик безнең районнан аларда катнашучылар бик аз икән.
- Безнең кәгазь тутырып, ишектән-ишеккә йөрергә вакыт юк, аннан соң документ эшләре бик катлаулы һәм бөтен эшмәкәргә дә аңлаешлы түгел, - дип “ЩИТ” җәмгыяте җитәкчесе Фәрхать Мортазин җитди проблема күтәрде.
Бу уңайдан күпләр үз фикерләрен белдерделәр, берләшеп эшләргә кирәклеге, аларга ярдәм итүче бер вәкил булдыру турында да тәкъдим булды.
- Хәзерге шартларда районда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә, бүгенге көндә хуҗалык итүче 385 субъект эшчәнлек алып бара, шуларның 321е шәхси эшкуарлар һәм 64 берәмлек икътисади актив кече һәм микро предприятиеләр. Кече һәм урта бизнес субъектларында эшләүчеләр - 1922 кеше. Үзмәшгульләр 962 кеше. Ел башыннан аларның саны 4,8 процентка арту күзәтелә, - диде очрашуда район башлыгы Рамил Айбатов. – Эш барышында кыенлыклар туса район Советы, район башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез, хакимият бинасы ишекләре сезгә гел ачык.
Продукцияне сатуның яңа базарларын эзләү районның икътисады һәм предприятиеләре үсеше өчен мөһим юнәлеш булып тора. Районда Ozon һәм Wildberries пунктлары челтәре эшли, бу эшмәкәрләргә актив рәвештә онлайн-сәүдәгә күчәргә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Башлыгы каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов аларга нинди сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итүләре хакында сөйләде. Сорауларның 95 проценты хәл ителә, диде. Безнең район эшмәкәрләренә дә булышырга әзер булуларын әйтте.
Очрашуда катнашкан Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы районара инспекциясе җитәкчесе Лилия Хәлиуллина да эшмәкәрләргә бик күп файдалы мәгълүмат җиткерде. Эшукарлар арасында аларга бурычлы райондашларыбыз да бар икән.
Чарада 60 ка якын эшмәкәр: район территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, үзмәшгульләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре катнашты.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев