Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы эчке эшләр бүлеге музеенда 75 еллык милиция формасы саклана

Район полиция бүлеге музеенда Бөек Ватан сугышыннан соң милиция хезмәткәрләре кигән форма да саклана. Ул иң дәрәҗәле экспонатларның берсе. Әлеге форманы милиция шоферы, Бөек Ватан сугыш ветераны Семен Плотников киеп йөргән.

Чирмешән район эчке эшләр бүлегенең тарих һәм сугышчан дан музее 2005 елда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан оештырыла. ТР Эчке эшләр министрлыгы әлеге юбилей уңаеннан дан почмагы (уголок славы) оештырырга тәкъдим итә. Ул вакытта бүлекне җитәкләгән Фаяс Минһаҗев почмак кына түгел, ә музей булдыру турында карар кыла.

-Һәр хезмәткә үзләренең тарихны барлау, экспонатлар туплау бурычы йөкләнде, – дип хатирәләр яңартты ул вакытта музей оештыру эшен башлап йөрүчеләрнең берсе Марина Яковлева. – Музейны ачкан вакытта йөздән күбрәк экспонат бар иде, без аларны икенче каттагы бер бүлмәдә урнаштырдык. Һәр елны 9-10 экспонатка байый иде. Алар һәрберсе музей паспортына теркәлә, анда экспонатларның тарихы һәм тапшыручысы – иясе турында да мәгълүматлар языла.

Район эчке эшләр бүлекләре музейлары арасында оештырылган республикакүләм бәйгедә әлеге музей гран-при яулаган булган, шуның өчен аларга компьютер бүләк иткәнәр.

18 ел элек оешкан музейда инде меңләп экспонат исәпләнә, күпчелеге – фотолар, төрле документлар алып тора. Шунда ук эчке эшләр хезмәткәрләре төрле елларда кигән формалар, аяк киемнәре, кораллар, җиһазлар да бар. Ун елда тупланган экспонатлар бу бүлмәгә генә сыймый башлагач, 2016 елда аларны подвалдагы укыту кабинетына күчерергә туры килә.

-Әле күптән түгел генә музеебыз тагын бер кызыклы экспонатка баеды, ветеран хезмәттәшебез Исмәгыйль Кәримов үзе киеп йөргән фетр итекләр китерде, бу итекләр - эчке эшләр хезмәткәрләренең җылы аяк киемнәре, - диде район полиция бүлегенең ветераннар советы рәисе Наилә Мәссарова. – Хәер, һәр экспонат үзенчәлекле һәм кадерле. Бирегә экскурсиягә килгән укучылар аларны кызыксынып карыйлар.

13 ел элек куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә аерым бер почмак эшләнгән. Биредә аның документлары, кайберләренең күчермәләре, фотолары урын алган. Ә пуля тишкәләгән документлары ТР ЮХИДИ бүлеге музеенда саклана. Якташыбызның бу батырлыгы турында күбрәк кеше белсен өчен шулай эшләнгән.

-Җәйгә музейда бераз ремонт уздыру нияте дә бар, яңа стеллажлар ясарга, искеләрен ремонтларга кирәк булачак, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Юлдус Билалов. 

 

Кадрия Гамирова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев