Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы районның сәләтле балалары белән очрашты

Чирмешән районының талантлы балалары акча эшли. Район башлыгы Рамил Айбатов “Орион” яшьләр үзәгендә талантлы балалар белән узган очрашуда шулай диде.

Әйе, дөрес тә бит. Район җитәкчесе үз яшьләрендә Татарстан беренчелеге чемпионы булган “Корыч ябалаклар” хоккей командасы уенчыларына һәм “Созвездие”-“Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә акчалата сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды. Мондый матур традиция инде өченче ел дәвам итә.

Дустанә һәм җылы атмосферада узган очрашуда Рамил Айбатов яшь чемпионнарны котлады, аларның уңышлары, районда спорт һәм мәдәният үсешенә керткән өлешләре белән горурлануын әйтте.

- Бүген без спорт һәм мәдәният казанышларын гына түгел, балаларыбызның максатчанлыгын, үҗәтлеген дә билгеләп үтәбез. Сез яшьтәшләрегезгә үрнәк күрсәтәсез һәм күпләрне спорт белән шөгыльләнергә рухландырасыз, җыр-биюгә тартасыз, - диде Рамил Тәлгать улы чыгышында.

Чарада шулай ук тренерлар, укытучылар һәм ата-аналар катнашты. Алар балаларның җиңүләрендәге өлешләре белән горурланып, куйган максатларга ирешергә ярдәм итү өчен аларга  кулларыннан килгәнне эшлиләр.

Бу очрашу чемпионнарны хөрмәтләү өчен генә түгел, районда балалар спортын үстерүдә киләчәк планнар турында фикер алышу өчен дә бик яхшы сәбәп булды. Район башлыгы барлык катнашучыларны яшь талантларга ярдәм итәргә һәм аларның киләчәктә дә үсүенә шартлар тудырырга өндәде.

Чара талантлы балаларыбызның җыр-биюләре белән үрелеп барды.

“Созвездие”-“Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр фестиваленең супер финалында районнан 27 бала катнаша. Ул 19-24 апрельдә Казанда узачак. Монда аерым башкаручылар да, нәфис сүз осталары да, бию коллективлары да бар.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев