Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән район үзәк больницасының операция блогына төзүчеләр кергән

Район үзәк больницасын капиталь ремонтлау дәвам итә. 2025 елга планлаштырылган эшләргә 52 миллион сум акча бүленгән.

-Быел төзүчеләр операция блогын һәм стационарның баскычларын капиталь ремонтаячак. Шулай ук хирургия бүлегенә медицина җиһазлары һәм мебель сатып алыначак, - диде район үзәк больницасының баш табибы Лилия Мортазина. – 2023 елда терапия һәм балалар бүлекләре яңартылды. Әлеге максатларга 50 миллион сум акча бүленсә, былтыр капиталь ремонтка 51 миллион сум акча тотылды.

2024 елга бүленгән акчаларның бер өлешенә терапия һәм балалар бүлекләренә медицина җиһазлары һәм мебель сатып алынган. Бүген инде әлеге бүлекләрдә хезмәткәрләргә һәм авыруларга уңайлы барлык шартлар бар. Кабинетлар һәм палаталар тулысынча җиһазландырылган.

Район үзәк больницасындагы капиталь ремонтның икенче чиратында хирургия бүлеге һәм бинаның подвал өлеше төзекләндерелде.

-Биредә пластик тәрәзәләр, ишекләр куелды, түшәм ясалды. Җылылык системасы, электр үткәргечләре алмаштырылды, барлык санитария нормаларын исәпкә алып, яңа вентиляция системасы урнаштырылды, - диде Лилия Шамил кызы, - Суүткәргеч һәм канализация челтәрләре яңартылды. Казаннан килгән осталар идәннәрне бетонлап, плитка һәм линолеум җәйделәр. Бу бүлектә яктырткычлар, янгын сигнализациясе, видеокамералар урнаштырасы бар. Операция блогы әзер булганчы һәм яңа җиһазлар кайтарылганчы хирургия бүлеге эшен беренче каттагы элеккеге бала тудыру бүлегендә дәвам итә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев