Чирмешән лицееның 7 сыйныф укучылары балаларга бәйрәм бүләк иттеләр
Инвалидлар декадасы кысаларында иң мөһим дәресләр мәктәп кабинетларында гына түгел, ә тормышның үзендә узган. Чирмешән лицееның 7 “Б” сыйныфы укучылары “Балаларга шатлык бүләк ит!” акциясе оештырган.
Укучылар класс җитәкчеләре Лилия Шәйхетдинова белән “Ландыш” балалар бакчасында физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче төркемдә кунакта булдылар. Алар балаларга уеннар, иҗат һәм күңел җылысы белән тулы чын бәйрәм бүләк итте.
Лицейлылар бу чарага зур җаваплылык белән әзерләнеп, үзләре белән бүләкләр генә түгел, тулы бер программа алып килделәр. Иҗади остаханәдә нәниләр картиналар, пластилиннан кызыклы җәнлекләр һәм төсле аппликацияләр ясадылар. Уен программасы барышында беркемгә дә күңелсезләнергә урын калмады.
Бу очрашуда иң мөһиме – тере аралашу. Укучылар балалар белән уртак телне бик җиңел таптылар: уйнадылар, китаплар укыдылар, ярдәм иттеләр.
Лицейлылар өчен бу сәфәр игелеклелек, сабырлык һәм шәфкатьлелек дәресе булды.

Әлеге актив волентерлар Түбән Чегодай авылында яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле балалар үстерүче Исламовлар гаиләсенә дә шатлыклы мизгелләр бүләк иткәннәр. Өйдә белем алучы лицей укучысы Камил һәм аның энесе янына үзләре әзерләгән бүләкләр белән барганнар. Малайлар һәм аларның әти-әниләре күчтәнәчләргә дә, игътибарга да бик сөенгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев