Чирмешән лицеенда музей бар
Чирмешән лицеендагы “Табигать музее”нда утыздан да күбрәк карачкы урын алган.
Лицей ачылганда бу музейда унга якын карачкы-чучело булганын исәпкә алсак, әлеге почмак ел саен бер экспонатка байый дигән сүз. Чирмешән урманчылыгы әле үткән уку елында гына монда бүре һәм кыр кәҗәсе (косуля) карачкылары бүләк иткән.
- “Табигать музее”н 2003 елда, лицей ачылыр алдыннан, биология укытучысы Һади Гомәров белән ясадык. Ул вакытта коллекциядә кабан дуңгызы, поши башлары, рысь һәм берничә кош карачкысы бар иде, - диде лицей директоры Марат Могыйзов. – Моны ясарга иганәчеләр булышты. Без аларны капиталь ремонт вакытында да саклап кала алдык.
Лицейны ачкан вакытта республика җитәкчелегенең дә игътибарын җәлеп иткән әлеге музей биология кабинетының бер стенасын алып тора, ул пыяла белән бүлеп алынган.
- Без аларны гел карап, бөҗәкларга каршы эшкәртеп, чистартып торабыз, - ди биология укытучысы Динә Шәфигуллина. – Балалар барын да бик кызыксынып карыйлар, бу хайваннар дөньясын күз алдына китерергә ярдәм итә.
Кадрия Гамирова фотолары, Дилә Шәфигуллина видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев