Чирмешән кызын Светлогорск поселогына ФАП мөдире итеп куйганнар
Чирмешән кызы Алинә Мәҗитованы бу елның августыннан Светлогорск поселогы фельдшер-акушерлык пункты мөдире итеп билгелиләр.
Ул “Авыл фельдшеры” программасы буенча бер тапкыр бирелә торган 750 мең сум акча алган.
-Шентала медицина көллиятен тәмамлаган кыз үзенең һөнәри эшчәнлеген авылда башларга карар кылып, дәүләт ярдәменнән файдаланды. Әлеге программа “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” төбәк проектының бер өлеше булып тора, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Фельдшер авыл җирлегендә иң мөһим кеше дияргә мөмкин. Ул халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтә, табиб билгеләгән дәваны бирә, диспансеризация үткәрү кысаларында беренчел тикшерү һәм профилактик консультацияләр үткәрә.
Фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы - күп профильле белгеч, ул педиатрия, акушерлык һәм гинекология, урология, травматология, хирургия, реаниматология буенча киң белемгә ия булырга, йогышлы авыруларны һәм башка бик күп нәрсәләрне белергә тиеш. Әгәр дә күпмедер вакытка ФАП медицина хезмәткәресез кала икән, анда яшәүчеләр борчыла башлый.
Светлогорск поселогында да шундый проблема була. Поселок берничә ел шәфкать туташсыз тора, монда Якты Тау ФАП мөдире атнага берничә тапкыр килеп хезмәт күрсәтә. Һәм менә 2024 елның августында Светлогорск поселогы халкына шатлыклы хәбәр ирешә: яшь белгеч Алинә Мәҗитова ФАП мөдире итеп билгеләнә.
Алинә Илдар кызы поселокка күченеп килә, инде һөнәренә “чумган”, авыл халкының барысы белән дә якыннан танышырга өлгергән.
-Светлогорскилылар белән уртак тел табарга өлгердем. Поселокта 35 кеше яши, һәр көнне ФАПка 3-5 кеше килә, - диде Алинә Мәҗитова. – Укол ясыйм, кан басымын тикшерәм, төнге чакырулар да була. Торак пунктның иң яшь кешесенә 5 яшь, иң өлкән әби – 89 яшьтә.
Әлегә Алинәгә поселок белән район үзәге арасын таксида үтәргә туры килә, озакламый ул үз автомобилендә йөрергә планлый. Бүген машина йөртү таныклыгы (права) алуга укый. Дәүләттән бирелгән ярдәмгә автомобиль сатып алырга ниятли.
Районда быел башка мондый дәүләт ярдәм алучы булмаган. 2023 елда бер табиб “Авыл табибы” прграммасыннан файдаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев