Чирмешән күренешләре сурәтләнгән картиналарны Мәскәүдә дә күрәчәкләр
Россия рәссамнар берлеге әгъзалары быел да районыбызның матур урыннарын рәсемгә төшерә.
“Чирмешән легендалар төбәге” дип аталган Төбәкара пленэр – симпозиумда утызлап рәссам катнаша. 28 майда бишланган әлеге чара ике атна дәвам итәчәк. Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән шәһәрләреннән, хәтта Чабаксардан да килгән осталар район авылларында булып, күңелләренә хуш килгән, күзләрен сөендергән күренешләрне киндергә төшерәләр. Матур гадәт буенча, алар картиналарының байтагын районга бүләк итеп калдыралар.
-Чирмешән районында инде дүртенче тапкыр эшлибез. Безне биредә бик яхшы кабул итәләр, эшләү өчен дә, яшәү өчен дә шартлар уңайлы, - диде танылган рәссам, пленэрны оештыручы, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев. – Быелгы пленэрның Сабан туе вакытына да туры килүе бик яхшы, бу безгә тагын да сыйфатлырак һәм кызыклырак композицияләр эшләргә ярдәм итәчәк. Чирмешән табигате сурәтләнгән картиналарны Мәскәүгә дә алып барып күрсәтергә планлыйбыз.
Рәссамнарның иң олысына 76 яшь булса, иң яшенә – 35, алар арасында хатын-кызлар да байтак. Кунаклар арасында Георгий Эйдинов, Мәдияр Хаҗиев, Вагыйз Камалетдинов кебек танылган рәссамнар булуы пленэрның дәрәҗәсен тагын да күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев