Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетларын полициягә чакырганнар

Бөек Җиңү бәйрәме көне алдыннан Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының өлкән сыйныфлары укучылары районның полиция бүлегендә кунакта булдылар.

Эчке эшләр министрлыгының район ветераннар советы оештырган чарада полиция хезмәткәрләре хәрби киемдәге егетләрне һәм кызларны үзләренең эшләре белән таныштырдылар, кабинетлар буенча экскурсия уздырдылар.

Кадетларга Мирсәет Кәбиров батырлыгы турында сөйләделәр, аның шәхси әйберләрен дә күрсәттеләр. Яшьләр барын да кызыксынып тыңладылар, бу патриотик тәрбия чарасы булды.

Полиция бүлеге музеенда күргәннәре алар күңелендә озак сакланыр.

Нәилә Мәссарова фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев