Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән юлларында да авыр йөк ташучы транспортларга хәрәкәт вакытлыча чикләнә

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында күчәргә йөкләнеш алты тоннадан артып киткән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Чикләүләр кертү язгы чорда юлларының артык дымлануы аркасында ныклыгы кимү белән бәйле. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының сыйфатын саклауга юнәлдерелгән.

Әлеге чикләүләр пассажир  автобусларына, азык-төлек, ашлама, орлык, почта, ягулык ташучы транспортларга, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүче, юл төзелеше, чүп ташу техникаларына кагылмый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев