Чирмешән юлчыларының 700 тонна запас тозлары да бар
«Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы Чирмешән юллар ремонтлау һәм төзү участогы хезмәткәрләре, һава температурасы 0 градустан түбәнәю белән, тәүлек әйләнәсе эшли башладылар.
-Кышын автомобиль юлларын тәртиптә тоту һәм транспорт чараларына куркынычсыз хәрәкәт шартлары булдыру - юл хезмәткәрләренең бурычы, - диде юл участогы начальнигы вазифаларын башкаручы Исхак Әбүнәгыймов. – Без район территориясенә керүче төбәк әһәмиятендәге гомуми файдалану юлларының 287 километр 540 метрына хезмәт күрсәтәбез. Кышкы режимда эшләү өчен техникалар җитәрлек, алар шоферлар, механизаторлар белән комплектланган.
Участокта алты катнаш юл машинасы, икешәр автогрейдер, төягеч, МТЗ тракторы, берәр КамАЗ, экскаватор, бульдозер юлга чыгып китәргә әзер.
Бозлавыкка каршы юлларга сибү өчен материалны да алдан кайгыртканнар, ул сезонга җитәрлек. Ком-тоз катнашмасы 10675 тонна әзерләнгән. Запаста 700 тонна чиста тоз да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев