Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары кышка әзер

“Татавтодор”ның райондагы юл участогы эшчеләре бүгенге көндә Лениногорск - Чирмешән юлында эшлиләр. Алар авыр йөк машиналары ваткан асфальтны ремонтлыйлар, юлның изелгән өлешләренең аслыгына таш салып ныгыталар һәм асфальт түшиләр.

- Озакламый кышкы эш режимына күчәбез. Бу һава торышының нинди булуына бәйле. Суыклар җитү, беренче кар төшү белән юл техникалары тәүлек әйләнәсе эшли башлый, - диде юл участогы начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. – Техникаларыбыз барысы да төзек, шоферлар, механизаторлар белән комплектланган. Җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы әзерләдек, запаста чиста тозыбыз да бар.

Юлчылар җәй көненә планлаган объектларда эшләре беткән. Кузай-Нурлат-Чирмешән трассасында: Казанка ягыннан Иске Элмәлегә бару юлында үткән ел башланган эшләр тәмамланган, юл кырыйлары ныгытылган. “Кояшлы” лагеренда да юлларны, тортуарларны шомартканнар. Күтәмә авылы янында 2 километр юл ремонтланган, шундагы тукталыш-павильон да яңартылган. Иске Кади авылына керү юлы янында да 2 километр 500 метр трассаны шомартканнар, яңа павильон да урнаштырганнар. Чирмешәндә ЮХИДИ идарәсе янына Кәрван-Сарайга кадәр арада юлны ремонтлап, кырыйларын (обочина) ныгытканнар. Үзәк мәчет, Ак Барс банк һәм Михаил Архангел чиркәве янында машина кую урыннары киңәйде. Гаяз Исхакый һәм Бакча урамы өлешчә асфальтланган. Марат Мостафин һәм Һади Такташ урамнарына вак таш түшәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев