Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән этләрен Димитровградка озатканнар

2 апрель көнне Чирмешән авыл җирлеге территориясендә алты сукбай эт тотылган.

- Әлеге эш белән Димитровград шәһәре эшмәкәре шөгыльләнә. Ул килешү нигезендә эшли, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Долгополов. – Былтыр ул безнең авыл җирлеге территориясеннән җитмешләп эт тоткан иде. Җәй айларында мондый эшләр туктатылып тора. Кызу көннәр башланганчы, тагын шундый чара планлаштырыла.

Хуҗасыз этләрне тоту башка авыл җирлекләрендә дә оештырыла. Былтыр районда 100ләп эт тотылган.

Махсус препарат белән вакытлыча йоклатылган этләрне Димитровград шәһәрендәге этләр питомнигына алып китеп асрыйлар. Анда атнага ике тапкыр “Ачык ишекләр көне” оештырыла. Эт асрарга теләүчеләр шушы көннәрдә питомникка килеп, үзләренә дүрт аяклы дус сайлап алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев