Чирмешән десантчылары Мәңгелек ут янына җыелды
2 августта – Һава-десант гаскәрләренең 95 еллык юбилее көнендә зәңгәр беретлылар, район үзәгендәге Мәңгелек ут янындагы чарада, хәрби бәрелешләрдә һәлак булган сугышчыларны искә алдылар, үзара аралашып, автойөрештә дә катнаштылар.
Түбән Кәминкәдән Эльвир Гарифуллин армиядә 2012-2013 елларда Тамбовта буган.
-Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүем белән горурланам. Аны үтү өчен бар яктан да әзерлекле булырга кирәк. Бүген иртән үк дусларым, туганнарым бәйрәмебез белән котлады, - диде ул.
Десантчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлады, якташларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев