Чирмешән балалары вакытларын кая уздыра?
Җәйге каникулда балаларның вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырырга телибез. Моның өчен аларны кая да булса алып барырга кирәк. Тик Чирмешәндә бассейнның ремонтта булуы бик уңайсыз, Боз сарае һәм парктагы карусель дә һәр көнне эшләми. Бу проблеманы хәл итеп булмасмы икән. Рәшит. Чирмешән авылы.
Редакциягә килгән әлеге хатка район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галиева җавап бирде:
-Әйе, физкультура-сәламәтләндерү комплексында капиталь ремонт бару сәбәпле, бассейн ябык. Боз сараенна һәр көнне 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр күмәк шууга килергә мөмкин. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы карусель сабыйларны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көтә. Анда 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр бушлай әйләнергә була.
Кадрия Гамирова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев