Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумы студентларын полиция бүлегенә чакырдылар

Район полиция бүлегендә “Ачык ишекләр көне” үтте. Бу көнне хокук сакчылары Чирмешән аграр техникумы студентларын үзләренә кунакка дәштеләр.

Монда студентларга полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген тулысынча күзалларга мөмкинлек булды. Булачак авыл хуҗалыгы белгечләре полиция начальнигы Юлдус Билалов кабинетында әңгәмә кордылар. Аларга башка кабинетларга да сәяхәт оештырдылар, полиция музеен карадылар, ветераннар белән очраштылар, кунакларга милиция майоры Мирсәет Кәбировның батырлыгы турында да сөйләделәр. Егетләрне һәм кызларны полициягә эшкә чакырдылар, моның өчен нинди сыйфатлар кирәклеген әйттеләр.

 

Наилә Мәссарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев