Чумачка авылында соңгы сигез елда бер бала да тумаган
Чумачка авылының иң өлкән кешесе Фәйзә Сөләймановага ноябрь аенда 90 яшь тулды.
Фәйзә әби улы Рамазан һәм килене Фәридә тәрбиясендә яши. Юбиляр 100не вакларга керешсә дә, сәламәтлегеннән зарланмый, бакча һәм йорт эшләрендә яшьләргә төп ярдәмче ул.
Фәйзә әби Яңа Чишмә районы кызы, Чумачка егете Сөнгатькә тормышка чыга. Игелекле парлар озак еллар Сөнгать бабайның апасы Фәхерниса әбине тәрбияләп соңгы юлга озаталар.
-Шул изгелекләр өчен Ходай озын гомер биргәндер дә инде, - ди Фәйзә әби.
Чумачка авылында 50 йортта 95 кеше яши. Авылның иң яшь кешесе Камил Нургатинга - 8 яшь. Биредә 2012 елдан бирле бала туганы юк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев