Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр вәкаләтле вәкилдән ярдәм көтә

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның райондагы чираттагы кабул итүе вакытында өч чирмешәнле үз гозерләрен җиткерде.

Район үзәгенең Кәбиров урамында яшәүчеләрне урам башында кәрәзле элемтә вышкасы урнаштырулары борчый. Вәкәләтле вәкилгә халыкның бу гозерен әлеге урамда яшәүче хатын-кыз җиткерде. Алар якыннарының сәламәтлеге өчен борчылалар. Сәрия Харис кызы бу вышканың нормаларга туры килү-килмәвен тикшерергә кушты.

Күп еллар торак төзүгә субсидия алу өчен чиратта торучы гаилә әлеге ярдәмне ала алмаулары хакында кабат вәкаләтле вәкилгә үтенечен җиткерде.  Сәрия Сабурская аларның проблемасы белән таныш, ярдәм итү җаен эзләргә ышандырды.  Шәхси характердагы сораулар белән дә мөрәҗәгать итүчеләр булды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев