Чирмешәнлеләр тарих буенча белемнәрен тикшерделәр
Акциянең инициаторы һәм оештыручысы – РФ Дәүләт Думасының Яшьләр парламенты. Безнең районда аны “Орион” яшьләр үзәге үткәрде.
Чирмешәндә яшәүче Ризидә Галиева 1995 нче елда мәктәпне тәмамлаган. Тарихны уку елларында өйрәнсә дә, тормышта бу фән белән башка очрашырга туры килмәгән.
- Әлеге тестны язып, үзебезнең тарихи белемебезне яңарттык. Ничә еллар үткән, күпчелек вакыйгалар онытылган да, алай да кайбер даталар, шәхесләр искә төште, диде ул. – Акциядә катнашу үзенчә бик мавыктыргыч булды.
Тестны теләге булган һәркем яза алды. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Хәрби университеты галимнәре төркеме тарафыннан эшләнгән, тәкъдим ителгән 30 сорауга ярты сәгать эчендә җавап бирделәр.
- Акция ел саен уздырыла, бездә әле беренче генә тапкыр. Тестта катнашу райондашларыбызның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, яңаларын алуга да этәрәчәк, дип ышанабыз, диде чараны оештыручы Гүзәл Портнова.
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирүчеләр максималь 30 балл җыя алды. Чара азагында, нәтиҗәләр ясалып, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев